Закрыть ... [X]

Сценарий туган ягыма

Җыр. “Ашхабад”. Егетләр хоры.

туган

Авылыбызның иң калку урынында кешеләргә  иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган.Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авылыбызның яше-карты мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый. Халкыбыз төрле авырлыкларны күрсә дә динен сатмаган, югалтмаган. Мәдәниятле, белемле, шәригать кушканча яшәү канына сеңгән авыл халкы кешелексезлеккә каршы тора алган,дини йолаларны, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрне Коръән кушканча үтәп килгән.

Хазиева Альфира .Мөнәҗәт.

Авыл авыл инде: кайтыр юлы
"Саумы,балам", - диеп каршылый.
Каты таш та, аяк асларында,
Көзге яфрак кебек кыштырдый...
Авыл авыл инде: җәннәт җимешләре
Кырларында үсә, болынында.
Авылыңнан читтә торган чакта
Ул җаныңда яши, уеңда.
Авыл авыл инде: чишмәләре
Кабатлый күк изге доганы
.
"Суларымны авыз иткән өчен,
Сакла,Раббым, шушы баланы!"
Авыл авыл инде: йөрәгемә
Алтын җептән исеме чигелгән.
Зинһар,Раббым, аермачы мине,
Тәүге аяк баскан җиремнән!


Илфат, Рифат, Фирая Шарифуллиннар. Җыр. “Кайтам әле туган ягыма”.

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

Мингазова Ландыш. Чегән биюе.

Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Туңарсың бит, тышта буран, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Әйбәт кенә әле торам, ди.
Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Интегерсең, юллар өзек, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Ятам әле, балам, түзеп, ди.
Әнкәй җаным, киртәме соң безгә
Узып булмас буран-пычраклар?
Балакаең аңлый, бәхет бит ул,
Сиңа кайта алган бу чаклар.

Җыр. Ганиева Наилә.”Су буенда учак яна”.

Талга кунып сандугачлар сайрый,
Су буйларын сарган куе томан.
Челтер-челтер көмеш чишмә ага,
Чишмә моңы - бишек җыры сыман.
Гасырларны узып аккан чишмә
Үз эченә күпме хәтер җыйган.
Күпме шатлык, сагыш иңгән аңа.
Чишмә моңы - кеше күңеле сыман.
Ничә буын сабыйларның үсеп,
Читкә китүенә шаһит булган.
Җылылыгын, назын югалтмаган,
Чишмә моңы - кояш нуры сыман.
Тирә ягын матур җырга күмеп,
Авылымның ямен саклап торган,
Хәтерләрдән мәңге югалмаслык,
Чишмә моңы - әнкәй җыры сыман.(
Г. Фирүзә)

Җыр. Гөлия Сафина (Хасбатуллина)”Сибелә чәчем”.


Рәзифә Шарифуллина. Шигырь.”Авылкаем”.

Гармуныңны тартып уйна,

Иркен булсын җырларга.

Безнең моңнар таралсыннар

Урманнарга, кырларга.

Яңгыра, моң, еракларга,

Урамга, тирәкләргә,

Арган чакта ял булып син

Кабатлан йөрәкләрдә.

Уйнат әйдә, гармуныңны,

Телләре лә батмасын,

Уят, үзәкләрне өздер,

Кызлар йоклап ятмасын.

Фарил Дөлмиев уен коралларында уйный.

Ерак юлга чыккан чакта
Авыл әйтеп кала кебек:
"Онытмачы берүк мине,
Кайткала син монда, егет!"
Юллар кул болгап озата,
Озаткан күк мең ел элек.
Киткәнче үк сагындырып,
Инеш карап кала көлеп.
Йомшак җилләр исеп кала
Минем арттан җирне өреп.
Олы атлап җәе килә,
Авылымны ямьгә төреп.
Ерак юлга чыккан чакта
Йөрәгемне кала телеп.
Авыл, синдә әниемнең
Кочагындагыдай, китәм эреп! (Ф.Илнар)

Фатихов Илшат. Җыр.” Керфекләрең синең нигә кара”

Ландыш Дахрутдинова. Җыр. “Авылкаем”.

Авыл. Тынлык. Төнге йокы иле
Басып алган гүя дөньяны.
Кар бөртеге җыеп уч төбемә,
Әкрен генә кайтам уйланып.
Матур төне! Күктү йолдызлары,
Тулган ае юлны яктырта.
Ә юл исә, мин атлаган чакта
Туры ята, мине кайгырта.
Уңга карыйм, офыккача ак кар,
Сул якта да мамык юрганы.
Эх, минәйтәм, бер чаптырсаң иде
Шушы кардан, җигеп юрганы.
Туган ягым, кышың гына түгел,
Һәр фасылың синең иң гүзәл.
Яшә генә, көзге ачы җилгә,
Җәйге эссегә дә мин түзәм.
Норма. Тынлык. Шул тынлыкны бозып,
Шыгырдатып атлыйм ак карны.
Сөя сине, авылым, бишек нарасые,
Сөя сине бабай сакаллы.(Ф. Ильнар)


Источник: https://infourok.ru/avil-klubinda-tkr-chen-scenariy-avildashlar-ochrashui-2581786-page4.html



Поделись с друзьями



Рекомендуем посмотреть ещё:




ИЗГЕ АЙ - Кайтам эле туган ягыма(слушать всем Скачать mp3) Логотип для наращивания ресниц фото

Сценарий туган ягыма Сценарий на тему Авыл-хлак чишмсе страница 4 - Инфоурок
Сценарий туган ягыма Видеозаписи Радика Гиндуллина ВКонтакте
Сценарий туган ягыма Видеозаписи Nurgiz Kamaletdinov ВКонтакте
Сценарий туган ягыма Туган ягыма коз килде сочинение
Сценарий туган ягыма Сценарий туган ягыма - bokeparab. xyz
Сценарий туган ягыма Ильгиз Миннекаев ВКонтакте
12 интересных фактов о внутренних органах - fo Аксессуары - Ив Роше Библиокомпас: Мероприятия Игры для девочек и девушек на макияж, на мэйк ап на КОМИТЕТ ПО ДЕЛАМ ВОИНОВ - ИНТЕРНАЦИОНАЛИСТОВ Как снять наклейки с кузова и стекла автомобиля Лучшие онлайн игры 2015 года бесплатно Ограждения для клумб и садовые фигуры купить недорого в ОБИ

ШОКИРУЮЩИЕ НОВОСТИ